news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ профессоры Казанда март аенда көтелгән һава торышы турында сөйләде

Айның беренче декадасында шәһәрдә температура, берничә аномаль җылы көнгә дә карамастан, нормадан ике градуска түбәнрәк булачак.

КФУ профессоры Казанда март аенда көтелгән һава торышы турында сөйләде

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). РФ Гидрометеоүзәге фаразлары буенча, март аенда Татарстан башкаласында айлык уртача температура нормадан 0,5 градуска түбәнрәк булачак.

КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Айлык явым-төшем күләме нормадан 120 процентка артыграк булачак. Елның бу вакытында шәһәрдә уртача айлык температура норма буенча -3,9 градус, ә явым-төшем күләме 33 миллиметр тәшкил итә. Мартның беренче атнасы аномаль җылы булачак», - диде ул.

Алдагы биш көндә уңай аномалия 2-4 градус тәшкил итәчәк. Әмма 7 марттан температураның түбәнәюе көтелә. Аерым алганда, 6 һәм 7 мартта көндезге температура -7, -5, ә төнлә -11, -14 градус тәшкил итәчәк, бу салкын аномалия хакында сөйли. Тулаем алганда, айның беренче декадасында температура нормадан ике градуска түбәнрәк булыр дип көтелә.

Казанда язын һава торышы нинди булачагы турында тулырак язманы Sntat.ru сайтында укыгыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100