Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда һава торышы бу атна уртасында начарланачак
Әлегә республика территориясендә Себер антициклоны хакимлек итә.
(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Татарстанда һава торышы атна уртасында начарланачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Коры һәм бик җылы һава торышы чәршәмбегә кадәр сакланачак, дип билгеләп үтә метеорологлар.
Чәршәмбе көнне, 4 мартта, Татарстан аша атмосфера фронты узачак. Кар, юеш кар рәвешендә бераз явым-төшем көтелә. Төнлә термометр баганалары 7 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава -1...+4 градуска кадәр җылыначак.
5 мартта, пәнҗешәмбе төнендә, республикада урыны белән бераз кар явачак, термометр баганалары -8 градуска кадәр төшәчәк. Тәүлекнең якты вакытында ук регионга Скандинавиядән килгән чираттагы антициклон йогынты ясый башлаячак. Һава температурасы -4...+1 градуска кадәр булачак.
Синоптикларның якынча исәпләүләре буенча, җомга, 6 мартта, шимбә, 7 мартта, төньяк антициклон аркасында коры һава торышы сакланачак. Төнлә һава температурасы -5тән -10 градуска кадәр, көндез -2дән +3 градуска кадәр булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз