Татарстан синоптиклары бозлавык турында кисәтә

Көндез максималь һава температурасы 0-4 градус җылы булачак.

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан территориясендә һәм Казанда юлларда урыны белән көчле бозлавык көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгехәбәр итә.

Моннан тыш, аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Көньяк-көнбатыштан талгын җил. Көндез максималь һава температурасы 0...+4 градус булачак.