Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мамадыш мәктәбе укучылары өчен эко-стилендә Яңа ел бәйрәме үткәрелгән
Чарада балаларга бәйрәмнән соң Яңа ел чыршысыннан файдалану ысуллары күрсәтелгән.
(Казан, 2 гыйнвар "Татар-информ"). Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Мамадыш районы Зур Шыя урта мәктәбе укучылары өчен бәйрәмчә экологик чара уздырган. Бу турыда Татарстан Экология һәм табигать ресурслары сайында хәбәр ителә.
Чарада балаларга бәйрәмнән соң Яңа ел чыршысыннан файдалану ысуллары күрсәтелгән. Шулай ук мәктәп укучылары экологлар белән берлектә урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, агачлар, табигать күренешләрен искә төшергән. Очрашу кысаларында калдыкларны аерып җыю һәм эшкәртүне гамәлгә кертү мәсьәләләре каралган.
Бәйрәм ахырында кунаклар үз куллары белән коелган ылыс һәм мандарин кабыгы тутырылган хуш исле капчыклар әзерләгән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз