Татарстанда 17 градуска кадәр салкынайтачак

Синоптиклар республика юлларында бозлавык барлыкка килүе турында кисәтә.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

1 декабрьдән 2 декабрьгә каршы төндә һәм иртән һава температурасы -12дән -17 градуска кадәр, аязган вакытта -22 градуска кадәр җитә. Көндез -10 градустан -15 градуска кадәр булачак.

Синоптиклар шулай ук юлларда бозлавык барлыкка килүе турында кисәтә.