Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Ноябрьнең беренче көннәрендә Татарстанда җепшек кар, салкын һава торышы көтелә
Бүген республикада җылы һава торышы саклана әле, ягъни +11 градус булачак.
(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Бу атнаның беренче яртысында һава температурасының төшүе көтелә.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, бүген республикада җылы һава торышы саклана әле, ягъни +11 градус булачак.
Әмма иртәгә, 2 ноябрьдә, һава шарлары начарлана башлый. Төбәк буенча урыны белән җепшек кар һәм яңгыр көтелә. Аязучан болытлы һава торышы була, җил башта төньяк-көнбатыштан аннары көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк. Төнлә һава температурасы 0,+5 градус көтелә. Көндез +3,+8 градуска кадәр җылыта, дип хәбәр итә синоптиклар.
Чәршәмбе, 3 ноябрьдә, алмашынучан болытлы һава фаразлана, республика территориясендә явым-төшем ихтималы аз. Җил көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк.
Төнлә 0,-5 градуска кадәр салкынайта, төбәкнең төньяк һәм көнчыгыш районнарында 3.8градуска кадәр салкын көтелә. Көндез һава температурасы +1,+6 градуска кадәр күтәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз