news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Атна башында Татарстанда томан төшәчәк

Республикада һава шартларының начараюы төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә көтелә.

 Атна башында Татарстанда томан төшәчәк

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 2 ноябрьдә, Татарстан территориясендә томан фаразлана. Бу хакта синоптиклар республика халкын кисәтә.

Һава шартларының начараюы төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә булачак.

«2020 елның 2 ноябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә»,-диелә ТР буенча Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәрендә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100