Татарстан синоптиклары томан һәм яңгыр турында кисәтте

Төнлә 3-8, ә көндез 8-13 градус җылы була.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ). Шимбә көнне Татарстанда болытлы һәм яңгырлы һава торышы көтелә.

Республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, иртән республикада томан төшәргә мөмкин. Төнлә 3-8, ә көндез 8-13 градус җылы була.

Төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк.