news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Гидрометеоүзәгендә октябрь аеның җылы булачагын фаразладылар

Ил территориясенең күпчелек өлешендә һава температурасы нормадан бер-ике градуска югарырак булачак.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Октябрь аенда Россия территориясенең күпчелек өлешендә температура нормадан бер-ике градуска югарырак булачак. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгы Гидрометеоүзәкнең октябрь аена ясаган фаразына сылтама белән хәбәр итә.

«Территориянең күпчелек өлешендә айлык явым-төшем күләме уртача күпьеллык күрсәткечләргә туры килер дип көтелә; Мурманск өлкәсе, Карелия, Архангельск өлкәсенең төньягы, Ненец автономияле округының көнбатышында — күбрәк; Башкортстан һәм Оренбург өлкәсенең көнчыгышында нормадан азрак», - диелә синоптиклар фаразында.

Кайбер төбәкләрдә октябрь аенда айлык явым-төшем күләме уртача күпьеллык күрсәткечләрдән кимрәк булачак. Бу Урал федераль округының көньягына, Омск һәм Новосибирск өлкәләренә, Алтай крае, Иркутск өлкәсе һәм Бурятиянең көнбатышына, Якутия һәм Чукот автономияле округының төньягына кагыла. Амур өлкәсендә, Хабаровск краеның төньягында һәм Камчатка краеның көнчыгышында, киресенчә, ул нормадан артып китәчәк.

Һава температурасы да уртача күпьеллык күрсәткечләрдән югарырак булачак. Аномалия, нигездә, 1-2 градус тәшкил итәр дип көтелә, ә Себер федераль округы, Эвенкия, Красноярск краеның Турухан районы, Якутиянең көнбатышы, Бурятия, шулай ук Байкал арты краенда ул тиешле нормада булачак.

Россия Гидрометеоүзәгендә элегрәк илдә әбиләр чуагының тагын күпме дәвам итәчәге хакында сөйләгәннәр иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100