news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда октябрьдә һава температурасы нормадан югарырак булачак

Октябрь башында шәһәрдә уңайлы һава торышы көтелә.

 Казанда октябрьдә һава температурасы нормадан югарырак булачак

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, Казанда октябрьнең уртача температурасы нормадан 1,5 градуска югарырак булачак. Бу хакта «Татар-информ»га КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Хәзер Казанда уртача тәүлеклек температура 8,5-9 градус тәшкил итә. Әмма чынлыкта ул нормадан күпкә — 4-5 градуска югарырак. Якындагы декада да шәһәрдә җылы булачак. Бу көннәрдә уртача тәүлеклек температура нормадан 4 градуска югарырак. Октябрь башында шәһәрдә уңайлы һава торышы көтелә», - диде ул.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразына караганда, 3 октябрьдә Казанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем күзәтелми. Төнлә һаваның минималь температурасы 2-7 градус җылы булачак, урыны белән 1 градуска кадәр салкын, кырау көтелә. Көндез максималь һава температурасы 16-21 градус җылы фаразлана.

4 октябрьдә аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем булмый. Төнлә һаваның минималь температурасы 3-8 градус җылы, ә көндез максималь температура 10-15 градуста булуы көтелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100