Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чирмешәндә өч мең төп агач утыртканнар
Бу эш «Урманны саклыйк — 2020» акциясе кысаларында башкарылган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВРЎР‚

(Чирмешән, 1 октябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешәндә өч мең төп агач утыртканнар. Бу эш «Урманны саклыйк — 2020» акциясе кысаларында башкарылган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Шешминка урманчылыгы участогында 2600 чыршы үсентесе тамыр җибәрәчәк, ягъни 60 сутый җирдә яшь урман үсәчәк. Акциягә урманчылар гына түгел, «Чыршыкай» мәктәп урманчылыгы әгъзалары һәм Шешминка авыл җирлегендә яшәүчеләр дә кушылган.
Сосновка авылы янында да 30 сутый мәйданда яшь үсентеләр утыртканнар. Биредә урманчыларга Ульяновка мәктәп урманчылыгы әгъзалары һәм авыл җирлегендә яшәүчеләр ярдәмгә килгән. Әлеге истәлекле урман полосасында 266 имән һәм 532 тирәк үсентесе утыртканнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз