news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «Агыйдел елгасы дельтасы» дигән яңа табигый тыюлык барлыкка киләчәк

Мәйданы 15 мең гектарга якын тәшкил иткән тыюлык зонасы республиканың Актаныш районында урнашкан.

Татарстанда «Агыйдел елгасы дельтасы» дигән яңа табигый тыюлык барлыкка киләчәк

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанда «Агыйдел елгасы дельтасы» дигән төбәк әһәмиятенә ия яңа табигать заказнигы барлыкка киләчәк. Аның мәйданы 15 мең гектарга якын тәшкил итәчәк. Республика Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы карарны имзалады.

«ТР Министрлар Кабинеты ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Актаныш районы территориясендә төбәк әһәмиятенә ия “Агыйдел елгасы дельтасы“ дигән дәүләт табигать заказнигы оештыру турындагы тәкъдимен кабул итү турында карар чыгара», - диелә документта.

Заказник ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты контролендә булачак, ул табигый комплекслар һәм биотөрлелекнең сакланышын һәм яңадан торгызылуын тәэмин итәчәк, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясауга юл куймаячак.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстанда Югары Ослан, Яшел Үзән һәм Лаеш районнарында «Идел киңлекләре» дигән табигать заказнигы оештырылуы хакында хәбәр иткән иде инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot