Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Синоптиклар Үзәк Россиягә әбиләр чуагы кайчан киләчәген әйтте
Россия гидрометеорология хезмәте көз көне җылы һава торышының ике чоры булачак, дип фаразлый.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Синоптиклар Үзәк Россиягә әбиләр чуагы 9 сентябрьдән соң килергә мөмкин, дип фаразлый. Мондый фаразны Россия гидрометеорология хезмәтенең ситуацион үзәге җитәкчесе Юрий Варакин «РИА Новости» агентлыгына җиткерде.
«Хәзер модельләр беренче декада ахырында — икенче декада башында, ягъни 9-10-11 сентябрьдә антициклон килергә тиешлеген күрсәтә», - дип китерә агентлык Варакин сүзләрен.
Антициклон үзәк Россиядә җиде көнгә кадәр тоткарланачак, тик әлегә әбиләр чуагы дәвамлылыгы турында төгәл фараз бирергә иртә.
Синоптик бу әбиләр чуагының беренчесе булыр, ә икенчесе көзнең икенче яртысында килер дип фаразлый. Бу явым-төшемсез кояшлы көннәр арасында яңгырлы чор булырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз