news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда көчле җил һәм яшенле, бозлы яңгырлар көтелә

Төнлә һава температурасы 15-20 градус, көндез 24-29 градустан да артмас дип фаразлана.

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстанда яңадан яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Һава торышы төнге һәм көндезге сәгатьләрдә бозылыр дип көтелә. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин, урыны белән боз явуы ихтимал.

Төнлә һава температурасы 15-20 градус, көндез 24-29 градустан да артмас дип фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot