news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар июльдә ун елга бер тапкыр очрый торган корылык көтелүе хакында кисәтте

Үзәк Россиянең төньяк-көнбатышында бер тапкыр да яңгыр яумаска мөмкин.

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Июль аенда Мәскәүдә һәм Россиянең Европа өлешендәге үзәк төбәкләрдә корылык көтелә – әлеге территориядә айлык явым-төшем күләме тиешле норманың нибары 30 процентын гына тәшкил итәчәк. «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы хезмәткәре Евгений Тишковец үзенең инстаграм-аккаунтында шулай дип язып чыккан.

«Елның иң дымлы ае саналган июльдә корылык хөкем сөрәчәк, ул климат буенча соңгы ярты гасырда уртача алганда 9-10 елга бер тапкыр гына күзәтелә», - дип искәртте ул.

Аның сүзләренчә, Үзәк Россиянең төньяк-көнбатышында бер тапкыр да яңгыр яумаска мөмкин. Температура нормадан 0,5-1 градуска югарырак булачак.Июль уртасы гына искәрмә булырга мөмкин – бу вакытта эсселек бераз кимиячәк.

РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд элегрәк искәрткәнчә, Россиянең күпчелек өлешендә июль башында һава температурасы нормадан югарырак булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100