news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районында 100 гектар мәйданда агач утыртылачак

7, 8 майда районда «Хәтер бакчасы» акциясе старт ала.

(Әгерҗе, 1 май, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). Бу көннәрдә Әгерҗе районы урманнарын арендага алган «Ак Барс» урман эшкәртү компаниясе» һәм «Хазар» ширкәтләре хезмәткәрләре агач утырту белән мәшгуль. Әлеге эш Девятернядан башлап Әгерҗегә кадәр булган барлык урман мәйданының 100 гектардан артыгында башкарылачак.

«Күбесенчә кышын агачлар күпләп киселгән участокларга үсентеләр утырту каралган», — ди «Әгерҗе урманчылыгы» учреждениесе җитәкчесе Владимир Ишмуратов.

Ә үсентеләр өчен Красный бор урманчылыгы питомнигында хезмәт куючылар җаваплы. Биредә орлыктан 0,3 гектар мәйданда нарат, чыршы үстергәннәр.

Җиңү бәйрәме алдыннан, ягъни 7, 8 майда районда «Хәтер бакчасы» акциясе старт ала. Ул — Бөек Ватан сугышында катнашканнар, һәлак булганнар, туган якларга кайткач гомерләре өзелгән батыр якташлар хөрмәтенә уздырылучы чара.

«Аның кысаларында Әгерҗедә, авылларда якынча ике мең төп ылыслы һәм яфраклы агач үсентесе утыртылыр дип күзаллана. Акциядә олысы-кечесе актив катнашыр дип ышанабыз», — ди Владимир Леонидович. 

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/gere-rayonynda-agach-utyrtu-bashlandy

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100