news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда салкын һәм яңгырлы һава торышы саклана

Көндез 14 градуска кадәр җылы булачак.

Татарстанда салкын һәм яңгырлы һава торышы саклана
Михаил Захаров

(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Иртәгә, 2 майда, Татарстанда болытлы, салкынча һәм яңгырлы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Төнлә һәм иртән республикада яңгыр булачак. Шул ук вакытта төньяктан һәм төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк.

Төнлә һава температурасы +1дән +6 градуска кадәр, тәүлекнең якты вакытында һава 9-14 градуска кадәр җылыначак.

news_right_1
news_right_2
news_bot