Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны «Экояз-2021» акциясендә катнашырга чакырды
Республика экологик акциясе 1 апрельдән 31 майга кадәр үткәрелә.
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны «Экояз-2021» акциясендә катнашырга чакырды. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының ел саен үткәрелә торган чарасы бүген, 1 апрельдә башланды.
«Өмәләрдә катнашыгыз, табигатьне көн саен саклагыз!» - дип мөрәҗәгать итте республика Президенты Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсенә язылучыларга. Текст «Напарник» («Операция „Ы“ и другие приключения Шурика») киноновелласындагы өзек белән аралашып бара.
«Экояз-2021» акциясе республикада 1 апрельдән 31 майга кадәр узачак. Гомумреспублика өмәсе 24 апрельгә билгеләнгән. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында быел әлеге акциядә 2020 елга караганда алты тапкыр күбрәк кеше катнашыр дип өметләнәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз