КФУ профессоры: Апрель аенда явым-төшем су ташулары китереп чыгарырга мөмкин

Апрельнең беренче өч көнендә Казанда айлык явым-төшем нормасының өчтән бер өлеше явачак.

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстан башкаласына Атлантикадан циклон апрель аенда җылы һәм яңгыр алып килде. Мондый һава шартлары язгы ташу барышына йогынты ясарга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га бүген профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте. 

«Айның беренче өч көнендә Казанда айлык норманың өчтән береннән артык явым-төшем булачак. Апрель аенда явым-төшем нормасы зур түгел һәм 30 мм тәшкил итә. РФ Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча,  якын көннәрдә шактый явым-төшем көтелә, 12 мм тирәсенә җитәчәк. Көндезге һәм төнге югары уңай температура кар эрүне тизләтәчәк. Болар барысы да язгы ташуга бик тә ярдәм итә. Минемчә, быел язын хәлләр шактый интенсив булачак», - диде ул.

Казанда алдагы биш көндә температура нормадан өч-дүрт градуска югарырак була. Декада өч градуска җылы булачак. Спикер апрель башында яңгырлар кар җебүне тизләтәчәген һәм бу зур ташу китереп чыгарырга мөмкин икәнлеген искәртте. Апрель аенда һава торышы турында тулырак мәгълүматны sntat.ru сайтында укыгыз.