news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 17 градуска кадәр салкынайта

Көндез 0 градустан -5 градуска кадәр салкын фаразлана.

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). 2 мартта Татарстан территориясендә томан, уртача тизлектә җил һәм бозлавык көтелә.

Чәршәмбе көнне явым-төшем ихтималы аз. Төнлә һава температурасы -7..-12 градус, ә урыны белән -17 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез 0 градустан -5 градуска кадәр салкын булуы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Синоптиклар март аенда Татарстанда явым-төшем күләме нормадан артык булачагын хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100