news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язның беренче көнендә Татарстанда 28 градуска кадәр салкын булачак

Тәүлекнең якты вакытында республикада явым-төшемнәр көтелми.

Язның беренче көнендә Татарстанда 28 градуска кадәр салкын булачак

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Бүген, 1 мартта, Татарстанда салкын һава көтелә, явым-төшемсез, җил көньяк-көнбатыштан булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 5-10 метрга кадәр булачак. Аязган вакытта 28 градуска кадәр салкын булачак. Тәүлекнең якты вакытында һава 11, 16 градуска кадәр җылыначак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100