news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшәүчеләрне буран һәм көчле җил турында кисәттеләр

Иртән һәм көндез республика территориясендә бозлавык булачагын фаразлыйлар.

Татарстанда яшәүчеләрне буран һәм көчле җил турында кисәттеләр
«Татар-информ» архивы

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Иртәгә, 2 мартта, Татарстан территориясендә буран һәм көчле җил көтелә.

«Кайбер районнарда буран, иртән һәм көндез бозлавык булырга мөмкин», — дип кисәтә Татарстанда яшәүчеләрне Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге.

Җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, әмма көндез көчәйгәндә секундына 15-17 метр тизлек белән исәргә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100