news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 1 градуска кадәр җылытачак

2 мартта төнлә урыны белән -25 градуска кадәр салкын була.

Татарстанда 1 градуска кадәр җылытачак

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Сишәмбе Татарстанда җепшек кар явуы көтелә.

«Болытлы, төнлә аязучан болытлы һава торышы күзәтелә. Төнлә урыны белән бераз кар явачак», - диелә  ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәрендә.

Көндезге сәгатьләрдә җепшек кар, көчле җил, урыны белән буран көтелә.

Төнлә 14-19 градуска кадәр салкын була, көнчыгыш районнарда -25 градуска кадәр булачак. Иртәнге сәгатьләрдә 8-13 градуска, көнчыгышта 18 градуска кадәр салкын күзәтелә. Көндез исә, алдан фаразлаулар буенча, -4 тән + 1 градуска кадәр булачак. Көнчыгышта температура -8 градустан артмаячак.

Юлларда бозлавык фаразлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100