Россиядә яшәүчеләрне яз айларында дүрт көнлек өч эш атнасы көтә

Май аеның беренче ике атнасы да дүрт көнлек булачак.

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). 8 март бәйрәме сәбәпле, Россиядә яшәүчеләрне кыска эш атнасы көтә. Май аенда ике атнада дүрт эш көне булачак.

«8 март — Халыкара хатын-кызлар көне эш атнасын дүрт көнгә кадәр кыскартачак», — диделәр Федераль Хезмәт һәм мәшгульлек хезмәтендә.

Май аеның беренче ике атнасы да дүрт көнлек булачак. 4-7 май һәм 11-14 май көннәре эш көне булачак.