news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Татарстанда җылытачак

Республикада урыны белән температура нуль градуска кадәр күтәреләчәк.

Иртәгә Татарстанда җылытачак

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Вакытлыча салкыннардан соң иртәгә, 2 мартта Татарстанга җылы һава торышы кайтачак.

Сишәмбе, 2 мартта болытлы һава, төнлә аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә бераз кар, иртән һәм көндез җепшек кар яварга мөмкин. Кайбер районнарда буран, иртән һәм көндез урыны белән бозлавык хасил булырга мөмкин, дип фаразлый Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге. 

Төнлә һава температурасы -14...-19 градус булачак, төбәкнең көнчыгышында аязганда – 24 градуска кадәр. Иртәнгә бераз җылытачак, һава температурасы -4...-9 градус, көнчыгышта – 16 градуска кадәр булачак. Көндез һава торышы 0...-5 градуска, көнчыгышта – 9 градуска кадәр күтәреләчәк.

Чәршәмбе, 3 мартта, республикада янә болытлы һава торышы көтелә. Кар яварга мөмкин. Төнлә кайбер районнарда буран чыгуы ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, дип фаразлана. Юлларда бозлавык сакланачак. Һава температурасы төнлә -6...-11 градус, көндез - 1 до -6 градус булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100