news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда -6 градуска кадәр салкынайтачак

Томан һәм бозлавык булуга карамастан, республика территориясендә һава шартлары яхшыра.

Татарстанда -6 градуска кадәр салкынайтачак
архив

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Бүген, 1 мартта, Татарстанда -6 градуска кадәр салкынайтачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Язның беренче көнендә республика территориясендә хакимлек итүче фронталь система көнчыгышка китә, атмосфера басымы күтәрелә башлый, дип хәбәр итә синоптиклар.

Томан һәм бозлавык булуга карамастан, гомумән республика территориясендә һава шартлары яхшыра. Аязучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк.

Төнлә һава температурасы -6 градуска кадәр төшәчәк. Көндез температура -2...+2 градус булачак.


news_right_1
news_right_2
news_bot