news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан синоптиклары буран һәм бозлавык турында кисәтә

Республикада көндез һава температурасы 0 градустан -5 градуска кадәр төшәчәк.

Татарстан синоптиклары буран һәм бозлавык турында кисәтә
архив/Рамиль Гали

(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”). Иртәгә, 21 ноябрьдә, Татарстанда урыны белән, шул исәптән Казанда да, иртән һәм көндез буран көтелә.

Җил төньяк-көнбатыштан секундына 16 метрга кадәр җитәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең һава торышы бозылу турында таратылган хәбәрендә әйтелгән.

Моннан тыш, юлларда урыны белән бозлавык булуы көтелә. 

Төнлә 8 градус салкын булачак. Көндез һава температурасы 0 дән -5 градуска кадәр төшәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100