news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда циклон аркасында төнлә көчле кар һәм буран көтелә

Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк, юлларда кар көртләре һәм бозлавык хасил була.

Татарстанда циклон аркасында төнлә көчле кар һәм буран көтелә

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстанда урыны белән һава шартларының начарлануы көтелә. Сәбәбе - көньяк-көнбатыштагы циклонның Урта Идел буена килүе.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, төнлә һәм көндез республикада көчле кар, буран көтелә. Көньяк-көнбатыштан исә торган җил төньяк-көнбатыштагысы белән алышыначак, көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Шулай ук кар көтелә, көндез көньяк-көнчыгыш районнарда карлы яңгыр явачак. Юлларда көчле бозлавык һәм кар көртләре хасил була.

Төнлә термометр баганасы -10 градуска кадәр төшә, көндез температура -6... -1 градуска кадәр, ә көньяк-көнчыгыш өлешендә +2 градуска кадәр булачак.

Чәршәмбе көнне төбәк югары атмосфера басымы  йогынтысында булачак, кайбер районнарда бераз кар ява. Һава температурасы бераз кими: төнлә -15 градуска кадәр, көндез -10 градуска кадәр була.

Пәнҗешәмбе көнне республикада һава торышына чираттагы циклонның җылы атмосфера фронты йогынты ясаячак, шуңа күрә кар, буран, бозлавык көтелә. Көндез +1 градуска кадәр җылытачак. Явым-төшем белән шундый ук һава торышы икенче көнне дә сакланачак.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, КФУ профессоры Казанда атна ахырына кинәт суытачагы турында кисәткән иде. Салкын һава торышы дүрт-биш көнгә сузылачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100