news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Атна ахырында Казанда 20 градуска кадәр салкын булачак

Татарстан башкаласында салкын һава торышы дүрт-биш көн торачак.

Атна ахырында Казанда 20 градуска кадәр салкын булачак

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бу атна ахырына Татарстан башкаласында шактый салкынайта, һава температурасы -20 градуска кадәр була.

«Хәзер без көнбатыш процессны күзәтәбез, 5 февральгә кадәр температура фоны климатик нормадан югарырак булачак. 5 февральдән башлап температура -20 градуска кадәр төшәчәк. Җомга көнне явым-төшем булуы ихтимал. Температураның түбәнәюе дәвамлы була һәм ул дүрт-биш көн дәвам итәчәк», - диде «Татар-информ»га Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев.

Спикер төньяк җилләре исәчәге, бураннар чыгачагы һәм җәяүле буран турында кисәтте. РФ Гидрометеорология һәм әйләнә — тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразына караганда, 6 февральдә көндез Казанда 14 градус салкын көтелә, 7 февральдә көндез -17 градус, ә шимбә төнендә -21 градус салкын булачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100