news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эчкен имамы Әхмәдулла Хәбибуллин янгыннан соң авылдан китәргә теләүчеләрне калырга үгетли

Эчкен имамы Әхмәдулла Хәбибуллин янгыннан соң авылдан китәргә теләүчеләрне калырга үгетли

8 майда Курган өлкәсендәге иң зур һәм бай тарихлы авылларның берсе Эчкендә (хәзерге атамасы Юлдус - Йолдыз) янгын чыгып, 380 йортның 228е янды. Авылның имам-хатыйбы, фермер Әхмәдулла Хәбибуллин әйтүенчә, ул авылдан китәргә теләүчеләрне калырга үгетли. 

«Кайбер кешеләр, кайнарланып, икенче җирдән башка яшәр урынга гариза язганнар. Мин әйтәм, егетләр, ул —проблема түгел бит, яшәр урын алдың да киттең... Безнең төп бурыч — авылны сакларга кирәк. Минем проблема — өй түгел, минем проблема — авылым. Авылны безнең сакларга кирәк», - диде Әхмәдулла Хәбибуллин «Татар-информ» журналисты белән сөйләшкәндә.

«Халык китәргә уйлыймы?» дип сорагач, ул «Күбесе калырга уйлый. Саклап калырга бурычлыбыз. Бу - элекке авыл, 1000 еллык тарихы бар», - дип җавап бирде.

Әхмәдулла Хәбибуллин авылның тарихын язучы Фәүзия Бәйрәмова килеп өйрәнгәнен, китап язганын искәртте. «Хәзер инде безнең материаллар бар, икенче китап булырга тиеш, иншәАллаһ! Фәүзия ападан үтендем», - диде имам.

Әхмәдулла Хәбибуллин үзенең ата-бабалары бу авылдан булуын, нәселләре сәетләргә барып тоташуын әйтте. Янгын вакытында аның йорты гына түгел, фермер хуҗалыгы техникасы, складлары, чәчүлек орлыклары янган. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100