Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Янгыннан зыян күргән Эчкен авылындагы яшь гаиләнең никах туен Конгресс үз өстенә алды
Курган өлкәсе Эчкен авылында янгында зыян күргән гаиләләрнең балаларына никах укыдылар. Никах туен үткәрүне Бөтендөнья татар конгрессы үз өстенә алган. Милли Шура вәкилләре Эчкен авылында төзелеш эшләре башлануга багышланган күчмә утырыштан соң никах туенда катнашты.
Камилә белән Эрик Фәткуллиннарның никахын Эчкен-Йолдыз авылы мәчетендә Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфигулла хәзрәт Аширов укыды.
Аннары авылда төп нигезгә килен төшерү йоласын үтәделәр. Фәткуллиннарның төзелә башлаган йорты нигезенә киленне ак мендәргә бастырып, бал-май каптырдылар. Никах бәйрәме мәҗлес буларак дәвам итте.
«Бүген бик зур вакыйга. Никахны үткәрми калырга ярамый, бары күчерергә генә була. Яшьләр хәл итеп, әти-әниләре риза булса, никах һичшиксез булырга тиеш. Йолдыз авылында яңа татар гаиләсе туды. Авыл кире торгызыла, матур яңа гаилә төзелә. Никахыгыз котлы булсын. Бәхетле булыгыз», – дип теләде яшьләргә ТР Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев.
Яшьләрне шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы башкарма директоры Данис Шакиров, Курган өлкәсе губернаторы урынбасары Константин Ермаков, Самара, Төмән, Башкортстаннан килгән кунаклар да котлады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз