news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эчке эшләр министры урынбасары Кайбыч районы полициясенең яңа җитәкчесен тәкъдим итте

Татарстан буенча Эчке эшләр министры урынбасары Алексей Завгороднев Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы бүлеге шәхси составына яңа җитәкче - полиция подполковнигы Альберт Шакировны тәкъдим итте. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр. 

Татарстан буенча Эчке эшләр министры урынбасары сүзләренчә, Шакиров үзен белемле һәм профессиональ җитәкче буларак таныткан. 

  • Альберт Шакиров Буа районының Кыр Әнәле авылында туа, 2003 елда ул В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын юриспруденция белгечлеге буенча тәмамлый. Полициядә хезмәт юлын 2001 елда Чаллыда башлый. 2015 елда аны Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы бүлегендә оператив эш буенча полиция җитәкчесе урынбасары, ә 2018 елда Эчке эшләр министрлыгының Буа районы бүлеге җитәкчесе урынбасары итеп билгелиләр. 
  • Россия Эчке эшләр министрлыгының 3, 2 һәм 1 дәрәҗәдәге «Хезмәттәге казанышлары өчен» медале белән бүләкләнгән. Өйләнгән, улы һәм кызы бар.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100