news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эчке эшләр министры Бөек Ватан сугышын башыннан ахырына кадәр узган ветеран янына барды

Эчке эшләр министры Бөек Ватан сугышын башыннан ахырына кадәр узган ветеран янына барды
Эчке эшләр министрлыгы

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Артем Хохорин Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Александр Мищихин белән бергә эчке хезмәтнең отставкадагы өлкән сержанты – 102 яшьлек Гафият Әкбәров янына барды.

Гафият Әкбәров Кызыл Армиягә барча халык өчен фаҗигале вакыйгалар алдыннан – 1941 елның маенда чакырыла. Шушы вакыт эчендә ул дүрт фронтта 29 нчы аерым зенит дивизионының орудие командиры була.

Артем Хохорин ветеранга җылы котлау сүзләрен җиткерде, озын гомер теләде һәм сугыш вакытында күрсәткән батырлыклары һәм республиканың Эчке эшләр органнарында озак еллар намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Мактау китабына кертелүе турында таныклык тапшырды.

«Кылган һәм башкара торган эшләрегез өчен рәхмәт Сезгә. Аларны тагын да эшләрсез дип ышанам. Зур рәхмәт Сезгә! Сез геройлар һәм әле дә безнең янәшәбездә булуыгыз өчен афәрин. Без Сезнең белән горурланабыз! Якынлашып килүче бәйрәм белән, Җиңү безнеке!» – диде министр.

Гафият Әкбәров кунакларга бүләкләре өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук аларны бер елдан соң шундый ук составта очрашырга һәм Бөек Җиңүнең 78 еллыгын билгеләп үтәргә чакырды. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Мондый минутларда минем яшисем килә. Миңа әле яшәргә дә яшәргә, ә сезгә хезмәт итәргә дә хезмәт итәргә телим!» –  диде Гафият Әкбәров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100