news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде

Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде

Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы бүлегенең яңа җитәкчесе итеп Илшат Хәялиев билгеләнде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына район администрациясенең матбугат хезмәте, ТР буенча эчке эшләр министры Дамир Сатретдинов һәм район башлыгы Михаил Афанасьев хәбәр итте.

Моңа кадәр әлеге вазифаны башкарган Ренат Хәсәнов лаеклы ялга чыкты.

Илшат Хәялиев 1985 елның 3 ноябрендә Яшел Үзән районының Мамадыш-Әкил авылында туган.

Эчке эшләр органнарында 2003 елдан бирле хезмәт итә. Хезмәт юлын тикшерүче вазифасыннан башлаган. 2015 елдан бирле Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы бүлеге башлыгы урынбасары — тикшерү бүлеге башлыгы вазифасын башкарды.

2025 елның апреленнән Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot