news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы итеп Надир Закиров билгеләнде

Полиция полковнигы Надир Закиров Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы итеп билгеләнде. Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин аны бүлекчәнең шәхси составына тәкъдим итте, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча матбугат хезмәте.

Чарада Казан Мэры Илсур Метшин, шәһәр прокуроры Олег Дроздов һәм Казан полициясенең җитәкче составы катнашты.

Надир Закиров Татарстан Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелегенә ышанычлары өчен рәхмәт белдерде һәм куелган бурычларны хәл итү өчен бөтен көчен куячагына ышандырды.

Моңа кадәр Казан полициясен җитәкләгән полковник Александр Мищихин Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының полиция башлыгы урынбасары итеп билгеләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100