news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эчке эшләр министрлыгы: Электрон тәмәке тарткан балаларның үлем очраклары теркәлгән

Татарстанда электрон тәмәке тартудан балалар үлгән. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының полиция участок вәкаләтлеләре һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы урынбасары полиция полковнигы Лариса Осипова хәбәр итте.

Ул мондый очракларның төгәл санын әйтмәде. Кызганычка, барлык балалар да тәмәке тартуның, шул исәптән электрон тәмәкенең ни дәрәҗәдә зыянлы икәнен аңламыйлар, диде ул.

«Моның бик зарарлы икәнлеген аңлау дәрәҗәсе кими. Барыннан да элек, моны балаларга җиткерергә кирәк. Берникадәр уңай якка үзгәреш – сәламәт яшәү рәвеше алып бару керә башлады. Әмма балаларның күбесе әлеге тәмәке тарту белән «зарарланган», – дип билгеләп үтте Осипова.

Ул шулай ук газ баллончиклары парларын сулаудан үлгән балалар барлыгын әйтте. Балаларны мондый гамәлгә кызыксыну этәргән. Осипова ата-аналарга мондый экспериментларның фаҗига белән тәмамланырга мөмкин булуын үз балаларына җиткерергә кушты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100