news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эчке эшләр министрлыгы: Яңа үрнәктәге чит ил паспорты бирү вакытлыча туктатыла

2 февральдән Россиядә гамәлдә булу вакыты 10 ел тәшкил иткән яңа үрнәктәге чит ил паспортларын бирү вакытлыча туктатыла. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Россия Эчке эшләр министрлыгына бәйле булмаган техник сәбәпләр аркасында 2023 елның 2 февраленнән миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәләр электрон чит ил паспортлары бирүгә яңа гаризалар кабул итүне вакытлыча туктата», - диелә министрлык белдерүендә.

Электрон чит ил паспорты алганда түләнә торган дәүләт пошлинасы гариза бирүче дәүләт хезмәте алудан баш тарткан очракта кире кайтарылачак.

«Тапшырылган барлык гаризалар нигезендә паспортлар рәсмиләштереләчәк һәм әзер булуга биреләчәк, гражданнарга шул хакта хәбәр ителәчәк», - дип искәртте Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк.

«Татар-информ» агентлыгы Казанда яңа үрнәктәге чит ил паспортлары бирү вакытлыча туктатылуы хакында элегрәк хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100