Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Эчке эшләр министрлыгы ветеранының 100 яшьлегенә волейбол турниры үткәрелде
Чистай, Әлмәт, Яшел Үзән шәһәрләренең эчке эшләр министрлыгы ветераннар оешмалары арасында турнир узды. Ул Бөек Ватан сугышы ветераны, отставкадагы милиция майоры Иван Дмитриевич Зайцевның 100 яшьлек юбилеена багышланды. Бу хакта «Чистай хәбәрләре» Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Чистайда турнирны тантаналы ачу Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар һәм тыныч вакытта үз хезмәтләрен башкарганда һәлак булганнар истәлегенә куелган мемориал янында үтте. Сәламләү сүзе белән Эчке эшләр министрлыгының җирле бүлеге ветераннар Советы рәисе, отставкадагы полиция подполковнигы Алексей Еремеев һәм шәхси состав белән эшләү буенча начальник, полиция подполковнигы Алексей Зюлин чыгыш ясады.
Алар мондый чараларның бик әһәмиятле булуларын билгеләп үттеләр, чөнки өлкән хезмәттәшләр турында истәлекне онытырга ярамый, без аларны истә тотканда, хәтер яшәячәк. Барысына да кәеф күтәренкелеге, уңышлар, турнирда җиңүләр теләделәр.
Ярышлар алдыннан катнашучылар Чистай милициясенең тарих музеенда булды, ветеран яшәгән йортка куелган мемориаль тактага чәчәкләр куйды. Шулай ук митингта Иван Зайцевның улы Владимир Иванович та чыгыш ясады. Ул әтисе хакында истәлекләре белән уртаклашты, полиция бүлеге җитәкчелеген һәм ветеран оешмасын үткәрелүче патриотик эшләр, ветераннар, аларның гаиләләре турында кайгыртулары, Чистай милициясенең тарихын һәм ветераннар турында истәлекләрне саклаулары өчен рәхмәт белдерде.
Волейбол буенча ярышлар Балалар һәм яшьләр иҗат йортының спорт залында узды. Барлык катнашучылар әзерлекнең, осталыкның, спорт күнекмәләренең югары дәрәҗәсен күрсәттеләр, команда рухын, бердәмлеген чагылдырдылар. Болар барысы да чараны тәэсирле итте. Мәйданчыкта чын спорт уеннары уйнатылды, барлык командалар да җиңүгә омтылдылар.
Кызыклы, үҗәт көрәш барышында Яшел Үзән командасы җиңү яулады. Икенче урынны турнир хуҗалары, Чистай ветераннары алды. Әлмәт командасы бронза призер дип танылды. Турнир азагында җиңүчеләрне һәм призерларны Алексей Еремеев һәм Владимир Зайцев котлады. Һәр команда Мактау грамоталары, медальләр, кубоклар һәм акчалата бүләк алды.
Рәхәт мохит, спорт дәрте, җиңүгә омтылыш, яхшы нәтиҗәләр, лаеклы бүләкләр барысы да онытылмас тәэсирләр калдырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз