news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эчке эшләр министрлыгы: Татарстанда автобуслар белән авариядә 2 кеше үлде, 9 кеше имгәнде

Эчке эшләр министрлыгы: Татарстанда автобуслар белән авариядә 2 кеше үлде, 9 кеше имгәнде
Фото: Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы

Минзәлә янында автобуслар бәрелешкән юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше һәлак булган, тугыз кеше зыян күргән. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, М7 трассасының 1105нче чакрымында «КамАЗ» автобусы йөртүчесе сулга борылганда юл бирмәгән һәм Yutong автобусы белән бәрелешкән.

«КамАЗ» автобусының ике пассажиры урында ук үлгән, машина йөртүче һәм тагын сигез пассажир зыян күргән. Урында автоинспекторлар эшли.

Фото: © «Татар-информ»

news_right_1
news_right_2
news_bot