Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эчке эшләр министрлыгы: соцчелтәрләрдә үзең турында тулы белешмә күрсәтмәү киңәш ителә
Кеше турында конфиденциаль мәгълүмат алу өчен, мошенниклар шәхси белешмәне кулланырга мөмкин. Моңа бәйле рәвештә, Россия Эчке эшләр министрлыгы социаль челтәрләрдә ачык профильләрдә фамилия, исем, әтинең исемен, туу вакытын тулысынча күрсәтергә киңәш итми. Россия Эчке эшләр министрлыгының ТАСС танышкан материалларында шул хакта әйтелә.
«Соцчелтәрләрдә ачык профильләрдә персональ белешмәне тулы күләмдә күрсәтмәү мөһим, юкса ул өстәмә мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк. Исем-фамилия, әтинең исемен, туу вакытын тулысынча күрсәтү киңәш ителми», – диелә материалларда.
Моннан тыш, Эчке эшләр министрлыгы исем-фамилия белән янәшә шәхси телефон номерын тулысынча язып куярга киңәш итми. «Аралашу уңайлы булсын өчен, чын исем-фамилияне кую ярый, моның начарлыгы юк, ләкин артык тулы мәгълүмат күрсәтү кирәкми», – диелә материалларда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз