news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эчке эшләр министрлыгы Нурлат буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе үлү хәбәрен раслады

Бүген иртән Нурлат районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Денис Агеев үлүе турында билгеле булды. Бу хәбәрне «Татар-информ»га Татарстан Эчке эшләр министрлыгында да расладылар. 

Агеев мәетен кичә кич белән эш урынында тапканнар. Янында пистолет булган.

Хәзерге вакытта Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре тикшерү эшләрен башкара. 

Агеев Нурлат районы буенча ЮХИДИ бүлеген 2022 елның июнендә җитәкли башлый. Ул Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган. Аңа 32 яшь иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100