Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эчке эшләр министрлыгы Казанда купюра аркасында шартлау турындагы хәбәрләрне кире какты
Полиция хезмәткәрләре янәсе Казанның «Салават Күпере»торак комплексында булган шартлау турындагы мәгълүматны кире какты. Элегрәк социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда урамда берничә купюра табылуы һәм халык шартлау ишетүе турында хәбәрләр таратыла иде.
«Татар-информ»га ТР буенча Эчке Эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләгәнчә, табылган купюра «Приколлар банкы» билеты булып тора һәм бернинди дә куркыныч тудырмый.
«Шартлау һәм урында табылган купюра кисәкләре турындагы мәгълүмат шулай ук расланмый», – дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз