news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эчке эшләр министрлыгы: Интернетта мошенниклар бензин сату сылтавы белән алдый башлады

Эчке эшләр министрлыгы: Интернетта мошенниклар бензин сату сылтавы белән алдый башлады
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Мошенниклар мессенджерларда бензин сатып алырга тәкъдим итеп, татарстанлыларны алдый башлаган. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе мошенниклыкларны ачыклау бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча оператив хезмәткәре Рәдис Йосыпов сөйләде.

«Хәзер бездә бензин темасы актуаль, интернет аша, төрле төркемнәр аша мессенджерларда ягулык-майлау материаллары сатулары турында белдерүләр урнаштырыла, дигән мөрәҗәгатьләр килә. Мошенниклар бензин алырга тәкъдим итә, бүләккә канистр вәгъдә итә, ләкин моның өчен алдан түләү сорыйлар. 100 сумнан 150 сумга кадәр бәя тәкъдим итәләр. Авыр хәлдә калган кешеләр аларга мөрәҗәгать итә һәм акчаларын югалта», – дип сөйләде Рәдис Йосыпов.

Ул билгеләп үткәнчә, шулай ук интернет аша авто сатабыз дип алдаулар да шактый.

«Мошенниклар ялган сайтлар, төрле социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда төркемнәр төзи. Нигездә Корея, Кытай һәм Беларуссиядән авто алып кайтырга вәгъдә итә. Шул рәвешле, мошенниклар Чаллы кешесен 1,2 млн сумга алдаган», - дип өстәде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot