Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эчке эшләр министрлыгы җинаятьчеләрнең яшүсмерләрне ничек куркытулары турында сөйләде
РФ Эчке эшләр министрлыгы мошенникларның яшүсмерләрне куркыту өчен нинди ысуллар куллануы турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Хокук саклаучылар сүзләренчә, схема берничә этаптан тора. Беренчесендә социаль челтәрләрдә яшүсмер белән кыз таныша һәм, корбанының ышанычын яулап, ниндидер мизгелдә видео яки геолокация җибәрүне сорый. Шуннан соң яшүсмергә инде башка кеше яза, үзен Украинаның махсус хезмәтләре хезмәткәре дип таныштыра, ә аннары яшүсмер җибәргән мәгълүматларның файдаланылачагын хәбәр итә һәм «хезмәттәшлек» тәкъдим итә. Өченче этапта язышуга янәсе Россия хокук саклау органнары кушыла һәм алдагы контакт белән сөйләшүне басым чарасы буларак кулланалар.
Идарәдә билгеләп үтүләренчә, мондый ситуациядә иң дөресе аралашуны туктату, чатны бетерү һәм элемтәне блоклау булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз