Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Эчке эшләр министрлыгы: Чит илгә барганда куркынычлар турында җентекләп уйларга кирәк
Россия гражданнарына чит илгә барырга әзерләнгәндә куркынычлар турында җентекләп уйларга кирәк. РФ Эчке эшләр министрлыгында аңлатуларынча, россиялеләр чик аша үткәндә «үз ихтыяры белән чит ил юрисдикциясенә эләгүен, барырга җыенган илнең закон һәм нормаларын үтәргә бурычлы искәнен» исәпкә алырга тиеш. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Тышкы эшләр министрлыгы чит илгә барыр алдыннан Россия гражданнары өчен ихтимал яки реаль куркынычлар турында мәгълүмат белән танышырга тәкъдим итә. Аларга, мисал өчен, хәрби-сәяси кризислар, террор куркынычы, табигый һәм техноген гадәттән тыш хәлләр, шулай ук эпидемиологик вазгыять турында материаллар һәм хәбәрләр керә. Әлеге мәгълүмат министрлыклар, Россия дипломатик миссияләре, консуллык департаменты һәм РФ Тышкы эшләр министрлыгының Ситуацион-кризис үзәге департаменты сайтларында, шулай ук «Чит илдә ярдәмче» мобиль кушымтасында бар.
Искәртеп узабыз, элегрәк дипломатлар чит илдә АКШның хокук саклау органнары һәм махсус хезмәтләре соравы буенча кешеләрне тоткарлау яки кулга алу ихтималы хакында кисәткән иде. Әлеге органнар һәм махсус хезмәтләрнең йөздән артык ил, шул исәптән Таиланд, Мисыр, Төркия һ.б. дәүләтләр белән экстрадиция турында килешүләре бар.
Тышкы эшләр министрлыгында искәртүләренчә, министрлыкның Ситуацион-кризис үзәге департаментына Европа берлеге Россиядән шәхси әйберләр, РФ дәүләт номеры куелган автомобильләр алып чыгуны тыю сәбәпле россиялеләрдән мөрәҗәгатьләр килгән.
«Безнең чик буе учреждениеләре һәм Ситуацион-кризис үзәге департаменты линиясе буенча тиешле кисәтүләр таратылды», - дип аңлатма бирделәр Тышкы эшләр министрлыгында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз