Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Эчке эшләр министрлыгы бушлай Wi-Fi гаджетларга куркыныч тудырырга мөмкин дип кисәтә
Бушлай иҗтимагый Wi-Fi куллану нәтиҗәсендә мобиль җайланма вируслар йоктырырга мөмкин. Россия Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте шулай дип кисәтә. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Ведомство искәрткәнчә, мондый челтәрләр шәхси мәгълүматларны, шул исәптән логин, пароль, түләү мәгълүматларын һәм кулланучыларның файлларын урларга, җайланманың эшен акрынайтырга яки хәтта аны блокировкаларга сәләтле мобиль җайланмаларга зарарлы программа тәэминаты эләгүенә сәбәпче булырга мөмкин.
Әгәр дә Wi-Fi иҗтимагый челтәренә тоташырга яки җәмәгать урынында кору җайланмасыннан файдаланырга туры килсә, Эчке эшләр министрлыгы саклык чараларын үтәргә киңәш итә. Кулланучылар төрле сайтлардан логин һәм парольләр кертмәскә, шәхси һәм финанс мәгълүматлары тапшырмаска, шулай ук бу челтәрләр аша документлар җибәрмәскә тиеш, дип билгеләп үттеләр ведомствода.
Моннан тыш, ведомство ачык Wi-Fi тоташуларын кулланганда финанс операцияләре башкару һәм банк кушымталарына керүдән тыелырга киңәш итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз