Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Эчке эшләр министрлыгы автомобиль номерларында Россия флагын урнаштыруны мәҗбүри итәчәк
Транспорт чараларын исәпкә куйганда бирелә торган барлык дәүләт номерларында Россия флагы билгесе булачак. Дәүләтара стандартка (ГОСТ) үзгәрешләр проектын Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге фәнни үзәге әзерләгән. Триколор дипломатик корпус машиналарының кызыл номерлары өчен генә факультатив булып калачак, дип яза «Коммерсантъ» газетасы.
Хәзер, автомобильне теркәгәндә, ЮХИДИ флаглы номерлар бирә. Әмма 2020 елдан граждан хокук саклаучылардан хәрефләр һәм саннар комбинациясен ала, ә номер билгеләре пластиналарын шәхси конторада 1-1,5 мең сумга бастыра ала. Мондый мөмкинлек машина йөртүчеләргә югалган яки бозылган номерларның дубликатын ясату өчен ЮХИДИгә сирәгрәк мөрәҗәгать итәр өчен бирелде.
Моңарчы Дәүләт Думасының мәгълүмат сәясәте, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә комитеты рәисе Александр Хинштейн, гамәлдәге практикадан зарланган язылучының шикаятенә сылтама белән, ГОСТны үзгәртергә чакырды. Парламентарий ЮХИДИгә триколорны мәҗбүри итәргә тәкъдим итте. Ведомство төзәтмәләр кертү буенча эшне агымдагы ел азагына кадәр тәмамларга вәгъдә итте.
Административ хокук бозулар Кодексының 12.2 маддәсендә стандартка туры килмәгән номерлы автомобиль белән идарә иткән өчен 500 сум штраф каралган. Хинштейн «Коммерсант»ка яңа норманың кире көчкә ия булмаячагын белдерде. Шул ук вакытта «Сайлау иреге» хәрәкәте адвокаты Сергей Радько стандартны үзгәрткәндә аның бары тик үзгәрешләр гамәлгә кертелгәннән соң ясалган номерларга гына кагылуын аерым әйтергә кирәклеген билгеләп үткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз