news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эчке эшләр министрлыгы алдауның яңа схемасы турында кисәтә

Россия Эчке эшләр министрлыгында алдауның яңа схемасы турында кисәттеләр, ул маркетплейсның ялган хезмәткәреннән телефон шалтыратуы белән башлана. Җинаятьчеләр, товар китереп бирү турында ялган хәбәр җиткерә һәм смс аша килгән кодны сорый. Ведомствоның матбугат үзәгендә ТАСС агентлыгына хәбәр итүләренчә, шуннан соң җинаятьчеләр «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы аккаунтка үтеп керә.

Алга таба аферистлар кредитлар рәсмиләштерү һәм хәтта «Украина кораллы көчләрен финанслау» турында хәбәр җиткерә. Акчаларны «саклау» өчен, мошенниклар, үзләренең махсус хезмәтләрдә эшләүләрен әйтеп, корбанны банк счетларыннан бөтен акчаларын алырга һәм аларны курьерга тапшырырга күндерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot