news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эчке эшләр министрлыгы кыш көне җәйге резинада йөргән өчен штраф салырга тәкъдим итте

РФ Эчке эшләр министрлыгы җәй кышкы, ә кыш җәйге тәгәрмәчләр кулланган өчен машина йөртүчеләрне штрафка тартырга тәкъдим итә. Бу яңалык Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан эшләнгән РФ Хөкүмәте карары проектына кертелгән.

Автоны эксплуатацияләү тыелган төзексезлек һәм шартлар исемлеге хөкүмәтнең көйләү гильотинасы буенча Аналитика үзәгенең эш төркеменә кергән. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә.

Шул ук вакытта Эчке эшләр министрлыгы теге яки бу шиннарны куллану срокларын төбәк хакимиятләренең мөстәкыйль рәвештә билгеләве турында төзәтмә ясады.

Штрафлар шулай ук эшләми торган антиблок системасы, штаттан тыш ксенон яки яктылык диодлы лампалары булган автомобиль белән идарә итү өчен дә салыначак.

news_right_1
news_right_2
news_bot