Эчке эшләр органнарына быел 9 айда 1127 притон исәпкә алынган
Шундый притоннар оештырган өчен 432 зат административ җаваплылыкка тартылган, 74е – җинаять җаваплылыгына
(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Быел 9 айда Татарстанда наркоманнар җыеп притон оештыру белән шөгыльләнгән 64 очрак буенча җинаять эше ачылган. Эзләү-тентү эшләре барышында 85 килограмм наркотик матдә тартып алынган, шулардан героин - 15,5 кг, киндер - 40 кг, мәк саламы - 23 кг һ.б. Эчке эшләр органнарына 1127 притон исәпкә алынган, шуларның 95е – наркотик кулланучыларны җыя торганы булса, 15е фахишәчелек белән шөгыльләнә, 921е алкоголь эчү белән. Шундый притоннар оештырган өчен 432 зат административ җаваплылыкка тартылган, 74е – җинаять җаваплылыгына (64е наркопритон тоткан, 10сы фахишәчелек белән шөгыльләнгән).
Бүген журналистлар белән ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында очрашу вакытында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать куркынычсызлыгы милициясе башлыгы урынбасары милиция полковнигы Ринат Галимбәков шул хакта игълан итте.